Бик күпләр сорап язган гөбәдия рецебын куям.Ис киткеч тәмле, йомшак булып пешә😋 ☝1 таба гөбәдия өчен кирәк булачак: Камыр: 🔺1 стакан сөт 🔺5 аш кашыгы эретелгән ак май 🔺1 аш кашыгы үсемлек мае 🔺2 аш кашыгы майонез 🔺Чәй калагы очында тоз 🔺1 аш калагы шикәр 🔺1 аш калагы сылама коры чүпрә(дрожжи) 🔺Чама белән 3 стакан он (камыр йомшак булырга тиеш) Эчлек: 🔺1 стакан дөге 🔺1,5 стакан йөзем 🔺5 йомырка 🔺1,5 пачка ак май 🔺1 стакан тулыр-тулмас шикәр 🔺Чеметеп кенә тоз(йомырка өстенә сибәргә) 🔺250-300 гр. корт (табага карап алына) Эш барышы: 1 стакан сөтне җылытабыз, аз гына тоз, шикәр комы, үсемлек мае, майонез, ак май, чүпрәне салып, камыр басабыз. Камырны 1-1,5 сәгатькә төреп алып куябыз. Эчлек ясау: Дөгене әзрәк шикәр,тоз салып кайнатып бүрттереп алабыз.Йөземне яхшылап юабыз. Камырны куна тактасына төшереп, ике өлешкә бүләбез. Берсе зуррак,икенчесе кечерәк. Камырны уклау белән тәгәрәтеп җәябез. Табаны үсемлек мае белән майлап,аскы якка дигән камырны җәеп салабыз. Кырыйлары таба кырыена күтәрелеп торырга тиеш(эчлекне салырга "оя" ясыйбыз). Камыр өстенә аз гына шикәр комы сибеп җибәрәбез, аннары корт җәябез, корт өстенә дә бер уч тирәсе шикәр комы сибелә.Аннары дөгене җәябез(дөгене йөзем белән бутап та салырга була), шикәр комы сибәбез һәм өстенә ак май кисәкләре куеп чыгабыз(майны кызганмагыз,дөге майны ярата😉).Май өстенә йомырканы угычтан чыгарып җәябез,Чеметеп кенә тоз сибәбез.Йөземне дөге белән бутамасагыз, йомырка өстенә йөземне таратабыз. Капкачка дигән камырны җәеп, гөбәдия өстенә каплыйбыз, кырыйларын бөреп чыгабыз. 1 аш кашыгы майга 2 аш кашыгы шикәр комы(мин шикәр салмадым), 3 аш кашыгы онны салып уабыз,умач ясыйбыз. Умачны капкач өстенә сибәбез,уртага тишек ясап куябыз. 200 градуска җылытылган духовкага тыгып 40 минут пешерәбез (духовкага карап вакыты) Тәмле гөбәдия әзер 😋 Чәйләрегез тәмле булсын 🙏 Автор @gulshatkhismatul ❤❤❤

Теги других блогов: рецепт гөбәдия бик күпләр